Балтач районының авыл мәктәбендә яңа газета нәшер ителә

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе базасында “Бәхетле балачак” дип аталган газета чыга башлады.

“Бәхетле балачак” газетасының 3 саны дөнья күрергә өлгергән, 4нчесен укытучыларның август киңәшмәсенә әзерлиләр.

Газетаны нәшер итүче Түнтәр мәктәбе укучылары үзләрен яшь журналистлар дип атый. Алар төрле чараларда катнаша, җитәкчеләр, эшче һөнәр ияләре, төрле кешеләр белән аралаша.

Газета эшчәнлеге белән якыннан популяр социаль челтәрдә дә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International