Казаннан Булат Курамшин химия буенча Халыкара олимпиадада җиңү яулады

2016 елның 2 августы, сишәмбе

23-31 июльдә Грузиянең Тбилиси шәһәрендә химия фәне буенча мәктәп укучылары арасында Халыкара олимпиада узды. Россия җыелма командасы составында Казанның 131нче лицей укучысы Булат Курамшин да чыгыш ясады. Җитмеш илдән килгән яшьтәшләре арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән  Булат җиңүче дип табылды һәм алтын медаль белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International