Түбән Кама шәһәрендә бакча балалары өчен экология дәресе үткәрелде

2016 елның 2 августы, сишәмбе

«Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәтендәгеләр һәм «ТАНЕКО» АҖ экологлары, табигатькә сакчыл караш турында сөйләшү өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очраштылар.

Бу юлы экология дәресе Түбән Кама шәһәренең 64нче балалар бакчасында уздырылды. Катлаулы һәм җитди нәрсәләр турында кызыклы итеп аңлату бурычы тора. Нефтяша исемле тиеннең һәм аның дусларының маҗараларына багышланган мультфильмнар сериясеннән берсен бергәләп карау өчен, биредә 5-6 яшьләрдәге 30лап бала җыелды. Сүз уңаеннан, шушы елның май аенда гына әле «Татнефть»нең матбугат хезмәте Түбән Кама шәһәре һәм районы авылларындагы 95 балалар бакчасына һәркайсы 32 сериядән торган мультфильмнар дискы бүләк итеп өләшкән иде.

Табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге, мохитне саклау буенча «Татнефть» компаниясе алып бара торган чаралар турында нәни тамашачыларга гап-гади вакыйгалар аша, бик тә аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп җиткерелә. 32 мультфильмның 4се турыдан-туры Түбән Камага кагыла. Аларда «ТАНЕКО»ның, шин комплексының һәм «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖнең экологик эшчәнлеге турында сөйләнелә. Нәкъ шул мультфильмнарның берсен – «Царство чистой воды» («Чиста су патшалыгында») дигәнен 64нче бакчада тәрбияләнүче балалар тамаша кылып, үзләре күргәннәре турында фикер алыштылар.

Күкрәгендә «Татнефть» логотибы булган сөйкемле тиенкәйнең бишенче Бөтенроссия «Меридиан надежды» кинофестиваленнән җиңү белән кайтуы да очраклы гына түгел.Урман-кырларны, елгаларны пычрату, агач ботакларын сындыру, шырпы белән уйнау һәм җәнлекләрне рәнҗетү ярамавы кебек гап-гади нәрсәләр турында үтемле итеп сөйләүче Нефтяшага балаларның чын күңелдән ышануларын күрергә була иде.

64нче бакча тәрбиячеләре үзләре дә бу очрашуга ныклап әзерләнгәннәр. Аларның тырышлыгы белән бу очрашу чын бәйрәмгә әйләнде. Биредә начарлык эшләргә генә торган шапшак Шапокляк катнашындагы театральләштерелгән тамаша, белемне арттыруга ярдәм итә торган викторина, яшь эрудитларның фикерләү осталыгы буенча көч сынашулары, төрле уеннар оештырылган иде. Бу очрашу барышында бакча балаларыннан торган тамашачылар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, ә предприятиедән килгән кунаклар бакча балаларының «ТАНЕКО» компаниясе турында күпне белүләренә гаҗәпләнделәр.

«ТАНЕКО» хезмәткәрләренең үсеп килүче түбәнкамалылар белән файдалы очрашулар уздырып тора, әле узган айда гына Балалар экология-биология үзәгендә дә шундый ук чара оештырылган иде. Шулай ук, нефть эшкәртүчеләр мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексына экскурсияләр уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International