Татарстанда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген ел саен республика комиссиясе бәяли. Эксперт төркемнең кайсы мәктәпләрне тикшерәчәге көнендә генә билгеле була. Быел жирәбә буенча тикшерүгә Кайбыч районының Борындык төп мәктәбе һәм Надеждино урта гомумбелем бирү мәктәпләре эләкте.
Бу атнада районга килгән эксперт төркем составында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, министрлыкның өстәмә белем бирү бүлеге белгече Айгөл Кашапова, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Асия Тимерясова, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнарының мәгариф хезмәткәрләре бар иде. Министрлык төзегән эксперт төркем составына Колаңгы мәктәбе директоры Равилә Гаффарова да кертелде. Алар белән бергә район мәктәпләрен башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин карады.
Комиссия 3-4 август көннәрендә Идел аръягындагы барлык районнарда да булган. Һәр районда жирәбә нигезендә икешәр мәктәп тикшерелгән, баллар куелган. Эксперт төркемдәге педагоглар үз районнарына бәя куя алмый, бу обьективлык өчен кирәк. Уку йортлары бик күп төрле критерийлар буенча бәяләнгән.
Безнең районда мәктәпләрнең әзерлеге яхшы, барысы да гөлбакчага күмелеп утыра. Идел аръягы районнары арасында безнең районга өченче урын бирелде.