Әгерҗе районы Девәтернә мәктәбен төзекләндерүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 13,4 млн сумлык ярдәм күрсәтте.
Мәктәп 1989 елда гына төзелгән булса да, яңгыр яуганда түбәдән коридор, сыйныф бүлмәләре, спортзалга су үтүдән интеккәннәр биредә. Хәзер инде алар өчен көчле яңгырлар да куркыныч түгел. Түбә алыштырылгач, җиңел сулап куйганнар. Мәктәпнең эчен дә, тышын да төзекләндерәбез, дигәч янә сөенечтән нишләргә белмәдек, диләр укытучылар.
Тышкы ягы персик төсенә буялган мәктәп ерактан ук балкып тора. Тәрәзәләр пластик, ишекләр заманчага алыштырылган. Керү юлында кызу эш кайнаса да, тиз көннәрдә аны төгәлләп төзекләндерүгә нокта куярга җыеналар. Фойедагы стеналар ачык төсләргә буялган, түшәм агартылган. Ашханә идәненә кафель җәелгән, кул югычлар, канализация челтәре алыштырылган. Төзүчеләр җылылык системасын да тулысы белән алыштырганнар. 29 ел элек төзелгән мәктәпнең электр хуҗалыгы да тузган булган. Хәзер анысы да өр-яңа инде. Волейбол, баскетбол, аэробика белән шөгыльләнергә яратучы Девәтернә мәктәбе укучылары бигрәк тә спортзалга ремонт ясалуга шат.
Бу көннәрдә кабинетларда да кызу эш кайный. Бөтен җирдә матурлык тудырылгач, ничек инде кабинетларны ремонтламыйсың ди?! “Мәктәбебездә мондый зур төзекләндерү эшләре башкарылыр дип ышанмаган идек. Яңа уку елын коллективыбыз, укучылар, әти-әниләр белән бергә сөенеп каршы алачакбыз. Балаларга мондый бөтен шартлар тудырылган мәктәптә начар билгеләргә уку оят булачак“, – ди директор урынбасары Гөлия Шәрипова.
Төзекләндерү эшләре вакытында әти-әниләрнең ярдәмен күп тойдык, дип, мәктәп җитәкчелеге аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Август ахырында “Җитәкче көне“ндә районыбызның барлык мәктәп директорларын Девәтернә мәктәбе үзенә җыячак. 1 сентябрьдә 42 бала яңартылган мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шуларның 7се – тәүге тапкыр мәктәпкә килүчеләр.