6-11 августта Тәһранда (Иран) IX Халыкара студентлар һәм мәктәп укучыларының химия буенча олимпиадасы үтте. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте.
10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы уза.
Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, соңгы елларда үткәрелә торган “Балага мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе старт алды. Төп игътибар аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, ата-аналары вакытлыча эшсез калганнарга булачак. Әлеге мәсьәләдә муниципаль киңәшмәдә ачыклык кертелгән.
12 августта “Балтач” ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында башта укучылар өчен уку кирәк-яраклары ярминкәсе башланып китте.
Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән Казаннан килгән сәүдәгәрләр дә бар. Өс киемнәре, уку формалары, ир балаларга костюмнар, спорт киемнәре һәм канцелярия товарлары сатыла. Бәяләре чагыштырмача арзан.
14 августта Татарстанның Югары Ослан районында 19 августтка кадәр дәвам итәчәк Студентларның мәгариф форумы тантаналы рәвештә ачыла. Республиканың барлык вузларыннан һәм урта һөнәри белем бирү йортларыннан булган меңләп форум делегаты студент яшьләр сәясәтен үстерүнең төп юнәлешләре буенча белем туплаячак.
30 августта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында III Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышта Интернетка тоташа алган һәркем катнаша ала.
8 августта Алабугада VII Халыкара укытучылар фестивале ачылды. Тантаналы ачылышта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм КФУ ректорының беренче урынбасары Рияз Минзарипов катнашты.
Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, җәйге ял лагерьларында ял итүче балаларның санын саклап калу гына түгел, ә тагын 3 меңгә арттырып та булды.
Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5 меңнән артык укучының 3022се БДИны 80 һәм аннан да югарырак балларга тапшырган. 50 укучы исә чыгарылыш имтиханын 100 баллга биргән. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә билгеле булды.
Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге ишегеннән керүгә эскәмиягә тезелеп утырган кечкенә балаларга күз төште. Әлеге балалар – республика бәйгесе җиңүчеләре.