Татарстанлылар Иранда узган Халыкара химия олимпиадасыннан җиңү белән кайттылар

2016 елның 13 августы, шимбә

6-11 августта Тәһранда (Иран) IX Халыкара студентлар һәм мәктәп укучыларының химия буенча олимпиадасы үтте. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Олимпиадада иң яшь катнашучы булган 131нче лицейның 11 сыйныф укучысы Әмир Гыйззәтуллин бронза медаль яулады. Ә Казан федераль университетының 3нче курс студентлары Руслан Лукин һәм Дмитрий Болматенков беренче һәм икенче урыннарны алдылар. 

Гомумкоманда зачетында татарстанлылар 2нче урынга чыкты. Беренчелек Мәскәү командасына тәтеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International