14 августта Татарстанның Югары Ослан районында 19 августтка кадәр дәвам итәчәк Студентларның мәгариф форумы тантаналы рәвештә ачыла.
Республиканың барлык вузларыннан һәм урта һөнәри белем бирү йортларыннан булган меңләп форум делегаты студент яшьләр сәясәтен үстерүнең төп юнәлешләре буенча белем туплаячак.
Форум ачылышында рәсми делегатлар арасында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Марат Зыятдинов, «Татарстан студентлар лигасы» президенты Элкин Искәндәров була.
Форум кысаларында 200ләп җиде төрдәге форматта белем бирү сессиясе уздырылачак. Уку программасыннан тыш форум делегатларын төрле спорт уеннары, фестивальләр, тамашалар һәм экскурсияләр дә көтә.