Кайбычта мохтаҗ гаиләләрдәге 160 балага кием һәм уку әсбаплары алу өчен ярдәм күрсәтеләчәк

2016 елның 13 августы, шимбә

Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, соңгы елларда үткәрелә торган “Балага мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе старт алды. Төп игътибар аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, ата-аналары вакытлыча эшсез калганнарга булачак. Әлеге мәсьәләдә муниципаль киңәшмәдә ачыклык кертелгән.

Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова сөйләде сүзләренчә, муниципалитетта тугыз ел эчендә, шушы акция нәтиҗәсендә, 1236 балага ярдәм күрсәтелгән. Быел 129 бала 1нче сыйныфка укырга керә, шуларның 32се ярдәмгә мохтаҗ. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 2-11 нче классларда укучы 129 балага мәктәп киемнәре һәм уку-язу әсбаплары алуда ярдәм кирәк.

“Бәйрәмчә, пөхтә киенгән балалар арасында иске киемнән һәм ертык сумка тотып басып торучы баланың нинди хисләр кичерүен аңлатып торуның кирәге юк. Без, өлкәннәрнең, бурычы – тормышның иң истә кала торган ямьле көнендә бер бала да үзен ким хис итмәсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләү, - дип билгеләп үтте Фәния Петухова. - Мәгариф, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары мохтаҗ балаларның исемлекләрен төзү буенча зур эш башкарды. Быел 160ка якын балага ярдәм күрсәтеләчәк”.

Шулай ук 14 августтан районда “Гаилә икенче гаиләгә ярдәм итә” акциясе старт ала. Якшәмбе базарында киемнәр, мәктәп кирәк-яраклары сатып алганда, чит балаларга да өлеш чыгарырга була. Моның өчен артык алынган әйберне базарга керү юлындагы тартмага салырга кирәк. Чит балалар булмый ул. Безнең бурыч – үсеп килүче яшь буынга изгелек һәм гаделлекнең барлыгын күрсәтә белү, диелә район басмасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International