ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Педагогларның Бөтенроссия август конференциясендә чыгыш ясаганда Медведев мәктәп белем бирү инфраструктурасыннан башка мәгариф үсеше һич кенә дә мөмкин була алмый, дип белдерде.


23
август, 2016 ел
сишәмбе

22 августта  Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков IV Казахстан ачык кыр олимпиадасында җиңгән яшь геологлар белән очрашты. ТР Министрлар Кабинетында булган очрашуда яшьләрне шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та сәламләде.

«Дневник.ру» дигән яңа кушымта ата-аналарга чирек азагында балаларының билгеләрен күрү һәм мессенджер функциясе аша укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бирәчәк. 

“Эш барышында без беренче чиратта төбәк кулланучыларын истә тоттык. Анда бит әле һаман да киң полосалы интернет юк, аның каравы мобиль интернет шактый таралган, - дип сөйләгән «Дневник.ру» матбугат хезмәте җитәкчесе Анна Рудая. – Ул бик әкрен тизлектә дә эшли, бу исә әти-әниләргә үз баласын нинди очракта да контрольдә тотарга мөмкинлек бирә”.

28 августка кадәр Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында III Халыкара кыр археология мәктәбе эшли. Биредә Россия, Беларуссия, Грузия, Эстония, Словения, Румыния, Венгрия, Кытайдан килгән яшь тикшерүчеләр шөгыльләнә, дип хәбәр итә Татарстан Фәннәр Академиясенең Археология институты.


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

«2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, агымдагы елның 21-23 август көннәрендә  Казан шәһәрендә Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни  автономияләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелә.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум башлана. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Иннополис  шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы: төп юнәлешләр һәм нәтиҗәләр» дигән секция утырышы узды. Аның эшендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның уку-укыту эшләре буенча урынбасарлары, районнардагы директорлар советы рәисләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары һәм профсоюз вәкилләре катнашты. Актуаль темаларга тәкъдим ителгән кече пленумнарны Мәскәүдән махсус чакырылган күренекле галимнәр, мәгариф эшлеклеләре алып барды.

Яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы 11 август көнне кабат Актанышта үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел форум Агыйдел буенда палаткалар шәһәрчегендә түгел, ә бәлки балаларның яраткан “Бүләк” лагере базасында һәм җиде көн урынына ике атна дәвам итәчәк.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды. Рәсми ачылышта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.


13
август, 2016 ел
шимбә

Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел, дип хәбәр итте журналистларга Грозныйда РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Ул төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне таләп итүен белдергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International