«2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, агымдагы елның 21-23 август көннәрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелә.
Киңәшмә 23 нче август көнне Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының актлар залында уздырылачак.