Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды.
Рәсми ачылышта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ачылыш тантанасы башланганчы Дмитрий Ливанов журналистларның сорауларына җавап бирде.
"Илкүләм җыелма команда Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрдән җыела. Аларның һәрберсе хәзердән үк имтихан тапшырмыйча, вузга конкурстан тыш керү хокукына ия", диде министр. 2016 елдан конкурстан тыш вузга керү хокукы бер ел гына түгел, ә дүрт ел гамәлдә дип тә өстәде Ливанов.
"Дүрт халыкара фән олимпиадасы узды. Без химия буенча икенче урынны алдык, физика буенча - дүртенче (Европада иң яхшы), ә математика буенча безнең җыелма команда дүрт алтын медаль алды", - диде ул. "Казандагы бу олимпиадада яхшы нәтиҗәгә ирешергә өметләнәбез", - дип өстәде ул.
Дмитрий Ливанов WorldSkills эшче һөнәрләре буенча Дөнья чемпионатын да игътибарсыз калдырмады. Бу вакыйгага әзерлек график буенча бара, дип билгеләп үтте ул. "Комплекс төзелә, ул вакытында файдалануга тапшырылачак. 2018 елда илкүләм чемпионат узачак. План буенча тренировакалар да уза. 2019 елда WorldSkills чемпионаты югары дәрәҗәдә узачагына, безнең команданың яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәгенә ышанам", - диде Россия мәгариф һәм фән министры.