25 август көнне Актаныш мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул быел “Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы” темасына багышланды.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты агымдагы елның 27 июлендә матди-техник базаны ныгыту өчен гомуми белем бирү учреждениеләренә грантлар бирү тәртибен раслаган иде.
Балтач гимназиясендә 6 сыйныфлар өчен профильле IT сыйныф ачыла. Әлеге сыйныфка информатика фәнен тирәнтен өйрәнергә теләүче балалар кабул ителәчәк.
Бүген, ягъни 25 август көнне сәгать 8.30да Актаныш районы Мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсенең пленар өлеше узды.
"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк.
2015 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан 315 мөрәҗәгать алынган. Быел исә әлеге күрсәткеч 369кә җиткән, шуларның 41е мәгариф оешмаларында коррупция очракларына карата. Бу хакта 24 августта Казан мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең “Казанның мәгариф системасы – белем бирү мөмкинлекләре мәйданы” дип аталган август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде. Бу хакта 23 августта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-киңәшмәдә мәгълүм булды. Анда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре катнашты.
Актанышта 11 август көнне башланып киткән яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы үзенең эшен төгәлләде, дип хәбәр итте бүген aktanysh-rt.ru.
Кичә форумны тантаналы ябу мизгелләрендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашкан.
Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карары ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Карар үтәлүен контрольдә тоту Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде.
Татарстанда рус телле укучылар өчен яңа дәреслекләр языла. 1 нче сыйныф өчен булган дәреслекнең беренче өлеше инде әзер диярлек.
“Бу дәреслекләр милли мәгариф концепциясе нигезендә әзерләнә. Без татар теле дәресләрен, бигрәк тә рус телле балалар өчен, кызыклы итеп, нәтиҗәле итеп оештыруны максат итеп куябыз. Бу безнең укытучыларның әзерлегенә һәм укыту-методик дәреслекләрнең сыйфатына бәйле”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.