ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Республикада һөнәри белем бирү һәм талантларны тәрбияләү системасы соңгы елларда бик үзгәрде. Ул ни рәвешле булуы һәм әленә кадәрге казанышлар турында Татарстанның әйдәп баручы электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алып барды.

Саба районындагы К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе укучыларының “Патриот” командасы республика этабында җиңеп, Волгоград шәһәрендә узган Бөтенроссия “Победа” хәрби-патриотик уеннарының финал этабында Россиянең иң көчле 48 командасы арасында республика данын яклап катнашты. Күптөрле уен нәтиҗәләре буенча, безнең команда Волгоград, Ярославль, Мәскәү һәм Тула өлкәләре командаларыннан гына калышып, 5 нче призлы урынга лаек дип табылды.

Яңа уку елы алдыннан Татарстанның Балтач гимназиясе базасында районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Заманча дәресне проектлаштыру. Универсаль уку күнекмәләрен формалаштыру” темасына семинар узды.

2015-2020 елларда Татарстан Хөкүмәте “Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” программасын буенча быел җәйге мәктәп Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында эшләде.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда "Кояшлы шәһәр"  ТК территориясендә "Кояш нуры" татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада октябрь аенда башланачак.  Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, олимпиада үзгәрешләр дә кичерәчәк. Беренче чиратта, бу читтән торып уздыру этабына кагыла. Хәзер олимпиаданың дистанцион өлеше бетерелеп, укучылар өчен иң элек төбәкләрдә олимпиадалар үткәреләчәк. Анда җиңүчеләр исә халыкара олимпиада катнашу мөмкинлегенә ия була.

Буа мәгариф буенча “кызыл зона”да. Районның укытучылар конференциясендә моның сәбәпләре ачыкланды.

Конференциядә рәислек иткән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән рейтингны төп мисал итеп китерде. Ни үкенеч, Буа районы әлеге исемлектә “кызыл зонада” 39нчы урында исәпләнә.

Укытучылар, мәктәп балалары тырышлыгы белән үстерелгән, мини-фермалары продукциясе сыйфаты яхшы, ә бәяләр сатып алучы өчен кызыгырлык.

Балтач "Сабантуй" паркында узган “Яшел педсовет” нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән укытучыларны, тәрбиячеләрне бүләкләүдән башланды.


26
август, 2016 ел
җомга

Татарстанда 2016-2017 уку елында 44 мең 436 бала беренче сыйныфка укырга керер дип фаразлана. Алдан тупланган мәгълүмат буенча, беренчеләрнең 9 мең 484е хәйрия ярдәменә мохтаҗ.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен уздыруга багышлап үткәрелгән брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International