ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Быел Татарстан дөньяның әйдәп баручы илләрендә танылган халыкара методикага нигезләнеп мәктәпкәчә белем бирү сыйфатына комплекслы бәя бирү буенча сынау проектында катнашачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов белдерде.

Лениногорск балалар йортының стеналарында чыгарылыш балалары

өчен мөhим вакыйга үткәрелде. Бу традицион чыгарылыш кичәсе иде. Быел ул 1-нче сентябрьдә Белем конендә үтте.

Республикабызда гомум белем бирү мәктәпләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. 2012 елдан башлап, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән белем һәм тәрбия учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча махсус программа тормышка ашырыла. Шушы дәвердә әлеге программа нигезендә республикада 780 нән артык мәктәпкә һәм балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде.

Әгерҗе районының Девәтернә мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең йомгаклау өлеше булган “Җитәкче көне“ узды.

"Әгерҗе районының Девәтернә мәктәбе территориясенең һәр почмагындагы таш, ком өемнәре, тәртипсезлек беркайчан да бетмәс кебек иде. Була икән, күмәк көч тау күчерә диләр бит.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

1 сентябрдә Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" заводы территориясендә ачылган Машина төзелеше гамәли квалификацияләренең күп функцияле үзәгендә булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак проект турында "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин сөйләде. 

Россия Президенты Владимир Путин Белем көненә ике атна вакыт калып килгәндә РФ Мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильеваны билгеләде. Аңа кадәр әлеге постта Дмитрий Ливанов иде. 

Яңа министр хәбәр итүенчә, мәгариф системасында быел үзгәрешләр көтелә. "Татар-информ" планлаштырылган үзгәрешләрне барлады.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәгариф һәм фән, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларына гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү системасын яхшырту буенча фикер алышуны җәелдерү бурычын йөкләде, - дип хәбәр итте пәнҗешәмбе Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. 

Казанның “Имәнлек экопаркы”нда урнашкан “Бала Сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәре нигезендә башлангыч мәктәп ачылды. Әлегә кадәр биредә 486 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли иде.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның югары уку йортлары беренче курс студентлары өчен оештырылган вузара Белем көне тантанасында катнашты. Республика лидеры аларны яңа уку елы белән котлады һәм укуда уңышлар теләде.

         Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!

           

Сезне чын күңелдән Белем  бәйрәме белән котлыйм һәм Яңа уку елына  иң изге теләкләрне юллыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International