Казанның “Имәнлек экопаркы”нда урнашкан “Бала Сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәре нигезендә башлангыч мәктәп ачылды. Әлегә кадәр биредә 486 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли иде.
“Мәктәпкә бару яше җиткәннән соң, безнең бакчаларга йөргән балаларның әти-әниләре безгә хәзер кая барырга соң дигән сорауны еш бирде. Әлеге мәктәпне ачу өчен без 2 ел эшләдек, бик озаклап кадрлар сайладык”, - диде “Бала Сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова.
Бирегә бары иң сәләтле балаларны гына сайлап алганнар. Аларга белем бирүдән тыш конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга әзерләячәк. Уку-укыту системасына килгәндә, “Бала Сити”га беренче сыйныфка керүчеләргә татар һәм рус, инглиз һәм кытай телләрен өйрәтү күздә тотыла.
1 сентябрь көнне ишекләрен ачкан мәктәптә, беренче сыйныф укучыларыннан тыш, 2 нче сыйныфка да укучылар тупланылган. Ике сыйныфка бергә 20ләп бала җыйганнар.
“Үзенчәлекле программа – беренче класстан аерым укытучылар”
Аларның һәркайсының сыйныф җитәкчеләре бар, әмма, башка мәктәпләрдән аермалы буларак, балаларга төрле фәннәрдән төрле укытучылар белем бирәчәк. Мисал өчен, рус, татар телләренә, математикадан аерым укытучы билгеләнгән. Инглиз телен исә “Бала Сити”да Бөекбританиядән килгән педагог өйрәтер дип ниятләнә.
“Безнең программабыз бик үзенчәлекле. Аны сәләтле методистлар, галимнәр һәм тәҗрибәле укытучылар төзеде. Мәктәбебез Бостон шәһәре (АКШ) белем бирү департаменты, Казан федераль университеты һәм Пекин халыкара мөнәсәбәтләр университеты белән партнер. Укыту программасы нигезен Россия стандартлары һәм Американың инновацияле яңа ысуллары тәшкил итә”, - дип аңлатма бирде Альбина Насыйрова.
“Максат – киңкырлы шәхесләр тәрбияләү”
Аның сүзләренчә, укытучыларның һәм “Бала Сити” мәктәбенең максаты —киңкырлы шәхесләр тәрбияләү. Шул сәбәпле, математика яки рус телен генә укытмыйча, мәдәният, тарих, музыкага да мәхәббәт уятырга дигән максат куялар.
Спортка биредә аерым игътибар бирелә. Мәктәпкә йөрүче балаларның күбесенең әти-әниләре спортчылар булганлыктан, Татарстанның спорт командалары белән тыгыз элемтәдә торуларын һәм мәктәпнең үз футбол командасы оештырылачагын да билгеләп үтте директор.
Моннан тыш, балаларга журналистика серләрен өйрәтәчәкләр. Моның өчен медиа үзәк булдырылачак. Анда балалар үзләренең газета һәм журналларын чыгарачак, программаларын булдырылачак.
Биредә, дәресләрдән соң бизнес серләренә төшендерү дә планга кертелгән. Анда балалар ирекле рәвештә йөрергә хокуклы. Бу проект Америка программасы нигезендә, Россия стандартларына яраклаштырып эшләнелгән.
“Тел балаларга кызыклы итеп бирелергә тиеш”
“Бала Сити” татар теленә, аның үсешенә һәм укытуына да зур игътибар бирә. “Бездә татар теле татар һәм рус балаларына аерым укытыла. Татар гаиләләреннән безгә бик зур теләк белән, туган телне югалтмаска, өйрәнергә кирәк дип килүчеләр бар. Мин алар өчен аерым тырышам. Биредә атнага 5 тапкыр татар теле дәресе укытыла.
Бездә театр түгәрәкләре бар. Анда балалар белән Галиәскәр Камал исемендәге театр артисты Миләүшә Шәйхетдинова шөгыльләнә һәм ул анда бары татарча гына аралаша. Шуңа да татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бездә барлык шартлар һәм мөмкинлекләр бар. Минемчә, тел балаларга кызыклы итеп бирелергә тиеш. Әти-әниләр безгә кытай теле кирәкме дип сорамый бит, шуңа да татар телен дә балаларга өйрәтәбез, әти-әниләргә сайлау мөмкинлеге бирмибез”, - диде Альбина Насыйрова.
Киләчәктә мәктәпкә башлангыч сыйныф укучыларын гына түгел, урта һәм югары сыйфныф укучыларын да кабул итү планлаштырыла.