Теләче районының Олы Мишә балалары яңартылган мәктәптә укый

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Республикабызда гомум белем бирү мәктәпләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. 2012 елдан башлап, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән белем һәм тәрбия учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча махсус программа тормышка ашырыла. Шушы дәвердә әлеге программа нигезендә республикада 780 нән артык мәктәпкә һәм балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Шул исәптән Теләче районының Олы Нырсы, Алан, Үзәк урта мәктәпләре биналары да әлеге программа нигезендә ремонтланып, бүген икенче яшьлекләрен кичерәләр. Шушы ук программа кысаларында Иске Җөри авылында урта мәктәп, Айдар, Максабаш авылларында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы биналары төзелде, Иске Җөри авылы балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Тиләҗе авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы төзелеп килә, аны файдалануга тапшыру быелга планлаштырыла. Әлеге уникаль программа мәктәптә белем бирү инфраструктурасының флагманы булып тора.

1 сентябрь көнне район мәктәпләрендә, шул исәптән Олы Мишә урта мәктәбендә дә, укучыларны дәрескә чакырып кыңгырау яңа уку елында тәүге тапкыр чыңлады. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр өчен бу уку елы аеруча истәлекле. Быел алар да республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән мәктәптә белем алачаклар, эшләячәкләр. Мишәлеләрне әлеге куанычлары муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов та уртаклашты. Алар мәктәп коллективын яңа уку елы башлану белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр, бу төбәктә әлегедәй уңайлыкларга лаек, эшкә уңган-булган, тырыш, спортны һәм мәдәниятне ярата торган халык яшәгәнен билгеләп үттеләр. Мәктәп директоры Айнур Сафин үзенең чыгышында мәктәптә тудырылган шартлар өчен рәхмәт белдереп, балаларга сыйфатлы белем биреп, район, республикакүләм олимпиадаларда, спорт ярышларында, сәнгать фестивальләрендә уңышлы чыгыш ясаячакларына ышандырды. Ул агымдагы елның гыйнварыннан мәктәптә барган капиталь ремонт эшләрен нәтиҗәле һәм кыска срокларда башкарып чыгуны оештырганы өчен Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде.

Рәсми чыгышларны әдәби-музыкаль композиция алыштырды. Өлкән сыйныфтагы укучы абый-апаларына ияреп, беренчеләр җырларп та, биеп тә күрсәттеләр. Быел әлеге мәктәптә беренче сыйныфка керүчеләр дә, унберенчегә баручылар да - җидәү. Тантаналы линейкада тәүге кыңгыруны унберенче сыйныф укучысы Айзат Миннебаев белән беренче сыйныфка укырга кергән Рамилә Шиһабетдинова чыңлатты. Җиде бөртек беренче сыйныф укучысын дүрт ел дәвамында белем бирәчәк укытучы апалары Диләрә Минһажева яратып каршы алды. Биредә дә, башка мәктәпләрдәге кебек, беренче дәрес “Россия укучылары хәрәкәте” дип исемләнде. Моңарчы “Эзтабарлар”, “Варислар” исеме белән эшләп килгән укучылар оешмалары алга таба илкүләм бердәм командага берләшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International