Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогын озайтырга планлаштыра. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлар федераль порталында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын уку йортының 50 еллык юбилее белән котлады. 9 сентябрьдә Габдулла Тукай исемен йөрткән Авыл хуҗалыгы техникумы үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итте.
Казан дәүләт федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 2016 елның көзге чорына түләүсез татар теле курсларына тыңлаучылар җыя. Дәресләр 26 сентябрьдә башлана.
Тәтеш районы Нармонка авылы китапханәчесе Людмила Шлячкова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга һәм җәмгыятьтә терроризмны, экстремизмны профилактикалауга багышланган дәрес үткәрде.
Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылындагы “Алсу“ балалар бакчасында хезмәткәр, газ котельные операторы Мәүлет Шәйхетдинов оештырган “Бал бәйрәме” булды. Оператор булып эшләсә дә, аның, күптәнге умартачы буларак, бу өлкәдә тәҗрибәсе зур.
Узган уку елында Балтач районының Кече Лызи мәктәбендә тәнәфес вакытында мәктәп тирәли әйләнеп керүне гадәткә керткән булалар.
Апас районы Борнаш авылы урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы Белем бәйрәмен күтәренке кәеф белән үткәрде. Бу көнне мәктәп ишегалдында хәтта фонтан ачылды.
Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Дөрес туклану турында сөйләшү" проекты белән барлык муниципаль районнарның шәһәр мәктәпләрендә булырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 2 сентябрдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә белдерде.
Кадерле балалар, укучылар!
Безнең татарда “тел ачкычы” дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу инде дөньяга килгәндә үк адәм баласының күңел түрендә туган теле, ана теле булуы, аны ачар өчен бары тик ачкыч таба белү генә кирәклеге турында сөйли. Ә бу ачкыч, гадәттә, әти-әни, әби-бабай кулында була.
Түбән Камада Идел буе округының Татарстан кадетлар корпусында быел 252 укучы белем алачак. Шуның 38е аның бусагасын беренче тапкыр атлап керә. Биредә Удмуртия, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан да килеп укучылар да бар.