Узган уку елында Балтач районының Кече Лызи мәктәбендә тәнәфес вакытында мәктәп тирәли әйләнеп керүне гадәткә керткән булалар. Бу уку елында да әлеге чара дәвам итәчәк икән. Икенче тәнәфестән соң башлангыч һәм урта сыйныфлар, өченче тәнәфестә югары сыйныф укучылары мәктәп территориясенә чыгып, һава алыштырып әйләнеп керә.