Тәтеш районы Нармонка авылы китапханәчесе Людмила Шлячкова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга һәм җәмгыятьтә терроризмны, экстремизмны профилактикалауга багышланган дәрес үткәрде.
Ай дәвамында әлеге темага багышлап бердәм дәресләр, лекцияләр, белем бирү учреждениеләренең терроризм һәм диверсиягә каршы әзерлеген ачыклауны үз эченә алган тикшерүләр, төрле конкурслар, халык белән очрашулар, җыеннар, ата-аналар җыелышлары, спорт ярышлары һ.б.ш. чараларны уздыру күздә тотыла. Боларның барысы да бүгенге көннең актуаль проблемасына игътибарны тагын да арттырырга ярдәм итми калмас.