Яңа Чишмә районында “Бал бәйрәме” узды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылындагы “Алсу“ балалар бакчасында хезмәткәр, газ котельные операторы Мәүлет Шәйхетдинов оештырган “Бал бәйрәме” булды. Оператор булып эшләсә дә, аның, күптәнге умартачы буларак, бу өлкәдә тәҗрибәсе зур.

Бәйрәмне балалар бакчасының уен мәйданчыгында ачык һавада оештырдылар. Балаларга умартачының бар җиһазларын: умарта оясы, төтенләгеч, баллы рамкалар, балсызы да, челтәр битлек һәм умартачы киемен күрсәттеләр. Балалар сөенеп һәм зур кызыксыну белән аларны тотып, киемнәрен киеп карадылар.

Мәүлет Минсәлих улы балның ничек ясалуын, балны ничек аертуны күрсәтте. Балалар үзләре үк аны сыктырып карадылар. Бакчадагы бу дәрес алар өчен ачыш булды.

Балалар умартачы булып “карагач“, аларны өстәлләр янына утырттылар. Алар үзләре сыгып алган бал белән коймаклап чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International