Апас районы Борнаш авылы урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы Белем бәйрәмен күтәренке кәеф белән үткәрде. Бу көнне мәктәп ишегалдында хәтта фонтан ачылды.
Борнаш урта мәктәбенә 3 бала 1нче класска укырга керде. Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева, районның юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев катнашты.