Әгерҗе районының Девәтернә мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең йомгаклау өлеше булган “Җитәкче көне“ узды.
"Әгерҗе районының Девәтернә мәктәбе территориясенең һәр почмагындагы таш, ком өемнәре, тәртипсезлек беркайчан да бетмәс кебек иде. Була икән, күмәк көч тау күчерә диләр бит. Барыбыз бергә тырыша торгач, җиңдек бит капиталь ремонт эшләрен. Без – укытучылар, укучылар, әти-әниләр, дус-туганнар – барлык авыл халкы мәктәпне яңартуга үзеннән зур өлеш кертте. Мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнде. Хәзер яңгыр яуса, су үтә дип борчыласы юк. Ишек-тәрәзәләр, яктырткыч лампалар, коридорлар – һәммәсе яңа. Биредә алтын куллы төзүчеләрнең маңгай тирләре тамган", дип яза Гөлия Шәрипова.
"Рәхмәтебезнең иң зурысын район башлыгы Валерий Макаровка, мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллинага юллыйбыз. Авылның киләчәген кайгыртучы җитәкчеләр Сез. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыповка да рәхмәтебез зур. Ул – һәр эштә зур терәгебез. Директорыбыз Айнур Габбасов булу белән дә без бәхетле. Олы корабның капитаны кебек штурвалын нык тота яшь җитәкче. Бер ел буе ремонт эшләренең уртасында булды ул. Мәктәпне ямьләндерүдә үзеннән зур өлеш керткән элекке укучыбыз Фәнис Хәйдәровка да җылы сүзләребезне юллыйбыз. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмгә ашыга ул. Ә сыйныф кабинетларын һәр кабинет җитәкчесе үзе төзекләндерде. Үзебезнең яшьлек еллары узган, матур истәлекләрне саклаган мәктәбебезгә бездән бүләк булсын, диләр өлкән буын педагоглар. Хезмәтегез өчен рәхмәт, хөрмәтле коллегалар!" - дип мөрәҗәгать итә мәктәп директоры урынбасары.
Девәтернә мәктәбе дә, ниһаять, ремонт эшләре төгәлләнгәч, кунак чакырды. Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең йомгаклау өлеше булган “Җитәкче көне“нә мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре җыелды. Максат: узган уку елына йомгак ясау, яңасына бурычлар билгеләү, республика программасы буенча ясалган капиталь төзекләндерелгән Девәтернә мәктәбе белән танышу.
Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан безнең авыл: төрле яктан урманнар уратып алган, янәшәсендә генә Көтмәс елгасы ага. Шул матурлыкны тулыландырган мәктәп яны участогы киң җәмәгатьчелекнең ярдәме белән гөлбакчага әйләнде. Мәктәп территориясен ландшафтлы бизәүгә аеруча игътибар бирелде. Биредә велосипедка утырып килгән юлаучының чәчәкле аланда учак ягып чәй белән сыйлану күренеше дә, шунда ук тимер юлчылар шәһәре Әгерҗене тасвирлаган чәчәкле вагоннар таккан поезд да бакчага үзгә ямь өсти.
Авыл халкының бай тарихын сурәтләгән крестьян хуҗалыгы күренеше бар. Ат җигеп, төрле хезмәтләр башкару, умарта тоту, кое казу, иген игү, салам-печән әзерләү эше, хуҗалыкта каз-үрдәк, страус асрау, кыскасы, элекке һәм хәзерге авыл тормышы биредә чагылыш тапкан.
Биредә теләгән кешегә каен белән серләшеп, эскәмиядә утырып ял итәргә була, фонтан янында “елга” аша салынган күперчектә күңелне тынычландырырга мөмкин. Диңгездән чыккан дельфин да кояш нурларында иркәләнә. Аның янында – зәңгәр вагон. Гомумән, биредә үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең.
Янәшәдә – бик бай яшелчә бакчасы. Үз көчебез белән үстергән яшелчә, җиләк-җимеш мәктәп ашханәсенә ел буена җитә, дип яза мәктәп директоры урынбасары.
География һәм тарих укытучысы Илдус Шәйхетдинов күптәнге хыялын тормышка ашырды: мәктәп түрендә география мәйданчыгы урын алды. "Элек мондый мәйданчыклар һәр мәктәптә бар иде. Биредә табигать күренешләрен өйрәнү өчен төрле приборлар, укучылар хезмәтен яктырткан стенд, ориентлашу җайланмалары бар. Вулкан ату күренешен дә күрергә насыйп булды кунакларга. Мәйданчык төзүгә матди яктан ярдәм иткән Исәнбай эшмәкәре Раил Симаковка рәхмәтле без", – ди укытучы.
Укучыларның спорт өлкәсендәге уңышлары сөнечле. Малайлар һәм кызлар физкультура дәресенә, төрле ярышларга бик теләп йөриләр. Шуның нәтиҗәсе – уңышлар: “Олимпиада мәктәптән башлана” конкурсында Девәтернә укучылары – беренче урында. “Без ГТО яклы!” республика акциясенең район этабы җиңүчеләре. Мәктәп спорт клубы буенча – II урында. Ике укучы ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырды, ГТОның V баскычында 2 укучы I-II урын алды... Физкультура укытучысы сүзләренчә, балалар саны аз булу сәбәпле, укучылар барлык төр ярышларда катнаша алмыйлар.
Филолог укытучыларның методик берләшмәсендә – 4 педагог. Алар эшли торган тема: “Кызыксыну дәрәҗәсе төрле булган укучыларның белем сыйфатын күтәрү чарасы буларак тел укытучылары дәресләрендә традицион һәм инновацион алым, форма һәм методларны куллану.” Берләшмә җитәкчесе Галия Моратова максатчан алып барылган методик эшнең белем сыйфатын күтәрергә ярдәм итүен исбатлады. "Узган уку елында укучыларның республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулауларына ничек сөенмисең, – ди таләпчән остаз. – Укучыларыбызның бездән киткәч тә югары уку йортларында яулаган уңышларын күзәтеп торабыз. Быел Кадыбаш мәктәбен тәмамлаган 4 укучыбызның да югары уку йортларының бюджет урынына керә алуына бик шатландык".
Девәтернәнең бай тарихы, Бөек Ватан сугышы чоры, мәктәптә 25 ел хезмәт куйган укытучылар турында музей хәтер саклый. Материаллар һәм экспонатлар укытучылар, укучылар һәм авыл халкы ярдәме белән җыела. Мәктәбебездә күркәм традиция яши: монда туган, монда үскән, үзенең хезмәте, иҗаты белән туган төбәгебезне данга күмгән күренекле шәхесләрне онытмыйбыз. Стендларда – танылган композитор, шагыйрь, журналист Ләбиб Айтуганов, мәктәбебез бинасына нигез салуга иң зур өлеш керткән, 32 ел К.Маркс исемендәге колхозны районда алдынгылар рәтендә йөрткән Әхәт ага Камалиев, авылыбыз сандугачы, бик күп шигырьләр авторы, укытучы авылдашыбыз Әлфирә Фәтхетдинова, мәктәпнең иң алдынгы, иң тыйнак укучысы, шигырьләр, хикәяләр язып калдырган, 13 яшендә вафат булган Резидә Заһретдинова. Үткәннәрне, тарихны белү киләчәк буын өчен кирәк, дип яза мәктәп директоры урынбасары Гөлия Шәрипова.