Рөстәм Миңнеханов беренче курсларга: “Без сезнең белемнәргә мохтаҗ, сез – безнең киләчәк”

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның югары уку йортлары беренче курс студентлары өчен оештырылган вузара Белем көне тантанасында катнашты. Республика лидеры аларны яңа уку елы белән котлады һәм укуда уңышлар теләде.

Бүген иртәдән бирле “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданга Татарстан башкаласы югары уку йортларының берничә мең беренче курс студенты Белем көне тантанасына җыелды. ТР Ректорлар советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бәйрәм башланыр алдыннан студентлар Татарстан һәм Россия флаглары хасил итеп, зур күләмле “төсле” флешмобка тезелде.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда 2018 елда футбол буенча булачак дөнья чемпионатына волонтер булып язылу мөмкинлеге каралган иде, төрле тематик фотозаналар эшләде, мисалга, сурәткә төшү өчен зур хәрефләр белән "Я студент” дигән язу, гаять зур парта һ.б.лар тәкъдим ителде.

Беренче курсларны котларга ректорлар, шәһәр һәм республиканың югары даирәләре, шул исәптән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде һәм, беренче эш итеп уку елы башлану, Белем көне белән котлады, укуда уңышлар теләде.

“Без республикабыз, башкалабыз белән горурланабыз. Чынлыкта, соңгы елларда социаль юнәлештә, икътисадыбызны үстерүдә бик күп эш башкарылды. Иң мөһиме – безнең югары мәктәпләр яңара. Без университетларыбыз белән горурланабыз. Безнең югары уку йортларыбызда алачак белемнәр, белгечлекләр безнең көндәшлегебезне күтәрәчәгенә ышанабыз. Без үзебез өчен өстенлекле дип билгеләгән “Стратегия-2030” буенча иң мөһиме – кеше капиталы. Без сезнең белемнәргә мохтаҗ, сез – безнең киләчәк”, - диде республика лидеры үзенең чыгышында.

Аннары беренче курс студентлары алдында ТР Ректорлар советы вәкилләре сүз алды. “Сезнең алда ректорлар, безнең уртак эшләрне координацияләү өчен махсус булдырылган Ректорлар советы вәкилләре басып тора. Без икенче ел рәттән уртак Белем көнен бөтен югары уку йортлары беренче курслары белән җыелып үткәрәбез. Моның белән без бергәлекне, бердәмлегебезне, сез - Казан студентлары булуыгызны күрсәтергә телибез. Алда сезнең әйбәт, нәтиҗәле, кызыклы иҗади тормыш көтә. Кайда укуыгызга карамастан, сезнең дуслашуыгызны телибез”, - дип билгеләп үтте ТР Ректорлар советы рәисе, ТР Дәүләт Слветы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Көн яңгырлы булуына карамастан, бәйрәм чарасы концерт программасы белән дәвам иттерелде. Анда шәһәр һәм республиканың иң әйбәт иҗат коллективлары, шулай ук «Над землей», «Замираю», «Радио», «Вернись» һ.б хитлар авторы, популяр рэперT-Killah катнашты.

“Безнең студентлар үзен беренче көннән үк студентлыкның бердәм командасы итеп тоюы бик шәп. Чөнки Казан – студентлар, спорт, яшьләр шәһәре. Студентлар өчен иң әйбәт концерт мәйданчыкларында бәйрәм оештыра алуыбыз бик яхшы”, - диде “Татар-информ” агентлыгы корреспонденты белән сөйләшкәндә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

Хәзер Татарстан студентлары арасында республиканың 136 мең егете һәм кызы исәпләнә, 21 меңе Россиянең башка төбәкләреннән килгән һәм 8 меңләбе – башка илләр гражданнары. 2016 елда Татарстан башкаласы югары уку йортларында 16,8 мең беренче курс студенты укый башлый, дип сөйләде Л.Сулима.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International