Балтач "Сабантуй" паркында узган “Яшел педсовет” нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән укытучыларны, тәрбиячеләрне бүләкләүдән башланды.
Хөрмәт ияләренә мактау кагазьләрен тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин үз килгән иде. Укытучылар сабантуе җыр-бию,төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Укытучылар үзләре үк җыр-бию осталары, заманында сәхнәдән төшмәгән, бик күп лауреат исемнәре алган, җыр сәнгатендә җиңүләр яулаган район мәгариф идарәсе Алия Зәкиева да үз репертуарындагы җырын коллегаларына бүләк итте. Инде хәйран еллар үткәрелми килгән мондый күңелле җыенны “селктеп” йөрүчеләрдән дә ул булды. Бәйрәм кунакларын икмәкханә уңганнары кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады.