Яңа уку елы алдыннан Татарстанның Балтач гимназиясе базасында районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Заманча дәресне проектлаштыру. Универсаль уку күнекмәләрен формалаштыру” темасына семинар узды.
Биредә Мәскәү шәһәренең “Академкнига/Учебник” нәшриятының фәнни-методик бүлек методисты Ирина Карпеева, региналь үзәк җитәкчесе Эльвира Радачинская һәм мәгарифне үстерү институты методисты Илсия Сәгъдиева катнашты. “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты белән эшләүче 88 башлангыч сыйныф укытучысы уку процессын оештыру, заманча дәресне проектлаштыру һәм электрон дәреслекләр белән эшләү тәртибе буенча лекцияләр тыңлады. Ахырдан укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Семинар бик эшлекле үтте.