Буа районы мәгариф буенча “кызыл зона”га эләккән

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Буа мәгариф буенча “кызыл зона”да. Районның укытучылар конференциясендә моның сәбәпләре ачыкланды.

Конференциядә рәислек иткән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән рейтингны төп мисал итеп китерде. Ни үкенеч, Буа районы әлеге исемлектә “кызыл зонада” 39нчы урында исәпләнә.

"Районга бирелгән акчаның иң күп өлеше мәгариф өлкәсенә тотыла. Башка районнар мәктәпләрне япканда, без яңаларын төзибез, ремонтлыйбыз, балалаларга спорт мәйданчыклары булдырырга тырышабыз. Безнең яктан барысы да эшләнә. Нишләп күрше районнарның мәктәпләре, бездә шартлар аларга караганда күбрәк тудырылса да, иң яхшылар исемлегендә?" - дип, район хакимияте башлыгы сорауны кискен куйды.

Әгәр дә бер ел эчендә район мәгариф системасы алга таба үсеш алмаса, рейтинг төзүчеләр сүзе белән әйткәндә, “кызыл зона”дан чыкмаса, бу очракта аз комплектлы мәктәпләрне эшләтүнең мәгънәсе юк, дип белдерде район башлыгы. Соңыннан тәбрикләү тантанасы уздырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International