"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк.
Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр (!) кабул ителә.
Әгәр сайтыгызны танытасыгыз, кулланучылар санын арттырасыгыз һәм яхшы эшләнгән эшегез өчен өстәп бүләкләр дә аласыгыз килсә, сезне икеләнеп тормыйча сайтта теркәлеп гариза тапшырырга чакырабыз.
Инде шактый сайтлар әлеге дөньякүләм бәйгедә җиңеп "Белем җәүһәре" исеменә лаек булдылар. Төрле елларда бәйгедә АКШ һәм Франция татарлары да катнашты. Әлеге җәүһәрләр арасында быел сезнең сайт та булуы ихтимал!
Бәйгенең рәсми сайты: http://konkurs.belem.ru
Бәйге нигезләмәсе: http://konkurs.belem.ru/nigezlama
PS. Быел бәйгедә җиңүчеләрнең (гран-при һәм I, II, III урыннар) һәммәсенең дә, кыйммәтле бүләкләр тапшырылу сәбәпле, тантанага паспорт, ИНН, иминият таныклыгы (стр. св-во) копияләрен алып килүләрен алдан ук сорап куябыз.