Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте

2016 елның 26 августы, җомга

Киңәшмәнең пленар өлешендә  ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгөл Мирзашарипова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, район мәгариф хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашты. 

 

Пленар утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева узган уку елында ирешелгән уңышлар һәм проблемаларны, киләчәк бурычларны яктыртты.

Актанышның мәгариф өлкәсенә республика рейтингында төрле күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен били.  Әлеге казанышлар өчен мәгариф хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерелде, алга таба тагы да зуррак уңышларга ирешү теләкләре яңгырады.

Утырышта иң яхшы уңышларга ирешкән мәгариф учреждениеләре һәм хезмәткәрләре бүләкләнде: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, район мәгариф идәрәсенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International