Актанышта 11 август көнне башланып киткән яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы үзенең эшен төгәлләде, дип хәбәр итте бүген aktanysh-rt.ru.
Кичә форумны тантаналы ябу мизгелләрендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашкан.
Укучылар министрны үзләренең проект эшләре белән таныштырганнар, аңа күп санлы сораулары белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Форумның быелгы үзенчәлеге шунда: ул Агыйдел буенда палаткалар шәһәрчегендә түгел, ә бәлки балаларның яраткан “Бүләк” лагере базасында һәм җиде көн урынына ике атна дәвам итте.