Саба муниципаль районы башкарма комитеты агымдагы елның 27 июлендә матди-техник базаны ныгыту өчен гомуми белем бирү учреждениеләренә грантлар бирү тәртибен раслаган иде.
Шушы уңайдан игълан ителгән конкурска комиссия йомгак ясап, рейтинг нигезендә җиңгән учреждениене билгеләде. Барысы 1,5 миллион сум күләмендә грантка Икшермә кадет мәктәбе-интернаты лаек дип табылды. Әлеге акча кадетларга хәрби формалар алу өчен тотылачак.