28 августка кадәр Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында III Халыкара кыр археология мәктәбе эшли. Биредә Россия, Беларуссия, Грузия, Эстония, Словения, Румыния, Венгрия, Кытайдан килгән яшь тикшерүчеләр шөгыльләнә, дип хәбәр итә Татарстан Фәннәр Академиясенең Археология институты.
Яшь археологлар элеккеге чорда кешеләрнең яшәү рәвешен күзалларга мөмкинлек бирүче төрле табылдыкларны заманча тикшерү методикасын өйрәнәләр. Болгарда үткәрелгән тикшеренүләр Татарстан халкының борынгы яшәешен белүдә мәгълүматларны арттырачак. Мәсәлән, мәктәптә тикшерү кысалары барышында үсемлек һәм хайван калдыклары, таш коралларны җитештерү технологиясе, пыяладан ясалган һәм зәркан эшләнмәләр өйрәнеләчәк.
Әлеге мәктәп эшен Татарстан Фәннәр Академиясенең археология институты һәм Казан Федераль университеты оештырган.