12 августта “Балтач” ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында башта укучылар өчен уку кирәк-яраклары ярминкәсе башланып китте.
Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән Казаннан килгән сәүдәгәрләр дә бар. Өс киемнәре, уку формалары, ир балаларга костюмнар, спорт киемнәре һәм канцелярия товарлары сатыла. Бәяләре чагыштырмача арзан.
Шул рәвешле, 12 августта райондагы оешма-учреждениеләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, күренекле шәхесләр тантаналы рәвештә уку әсбаплары һәм портфельләр өләшкән. Бу көн "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенә килгән балаларның күңелендә матур хатирәләр белән истә калырлык итеп оештырылган.