Актаныш районында «Агыйдел» форумы башланды

2016 елның 13 августы, шимбә

10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы уза.

Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениясе студентлары катнаша. Яшьләр алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясаячак.

«Агыйдел» ул – инновацияләр һәм иҗат мәйданчыгы. Биредә үз идеяңне проект итеп формалаштырасың. Форумда фән, сәнгать, мәдәният һ.б. бик күп өлкәләрдә үзен күрсәтә алырдай яшьләр җыела. Программа буенча яшьләр проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинг курсын, Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, вуз профессорлары белән очрашулар, алардан лекцияләр тыңлау, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия һәм спорт уеннары кебек кызыклы чарадарда катнашачак.

Быелгы Форум яшьләргә шәхси һәм профессиональ яктан үсү өчен юнәлеш бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International