ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә 13.00дә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Гыйлем” проекты “Татар телендәге фәннең үсешендә киртәләр” дигән темага түгәрәк өстәл оештыра. Очрашу кысаларында татарларда фәннең асылы, татарча фәнни терминология булдыру проблемалары, фәнни проектларның эш үзенчәлекләре турында фикер алышу планлаштырыла. Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәр, шулай ук “Гыйлем” проекты волонтерлары катнашыр дип көтелә.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Агымдагы уку елында Россиядәге дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары аспирантлары өчен  Россия Федерациясе президенты стипендиясе квотасы ике урын тәшкил иткән. Әлеге стипендиягә ТИСБИ Идарә университеты һәм Санкт-Петербург идарә һәм икътисад университеты аспирантлары лаек дип табылды.
Азнакай мәгариф идарәсе “Белем якшәмбесе” дигән яңа проектка старт бирде. Аның максаты – укучыларның игътибарын мәсьәлә һәм күнегүләрне стандарт булмаган юллар белән чишәргә юнәлдерү, фәннәргә кызыксыну уятырлык мохит тудыру.
2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия эшләре буенча Совет утырышы узды.
Бу көннәрдә Әгерҗе районы мәктәпләрендә, мәдәният учакларында, китапханәләрдә Ләбиб Айтугановның тууына 80 яшь тууга багышланган әдәби кичәләр уздырыла: композитор да, шагыйрь дә, артист та, режиссер да, редактор да булган шәхесне олы хөрмәт белән искә алалар.
2016 елда мәктәпне тәмамлау турында аттестат алу һәм югары уку йортына керү өчен минималь баллар  үзгәрмиячәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова "Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын яклады. Миләүшә финалга үткән 12 кыз арасында иң яше. Ул татарочка2015.рф сайтында барган халык тавыш бирүендә һәм "Самая утонченная- иң нәзакәтле кыз" номинациясендә җиңүче дип табылды.
Иннополис университеты академик алмашу буенча дүрт яңа партнеры исемен игълан итте.
Азнакай Туган якны өйрәнү музеенда балалар уенчыклары тарихына багышланган чара узды. Азнакай 6 нчы мәктәбенең 1 нче сыныйф укучылары кечкенә чакта әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган уенчыкларны кызыксынып карадылар.
Мәктәпләрдә Интернет челтәреннән куркынычсыз файдалануга багышланган мастер-класслар ел саен уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International