Мәктәпләрдә Бөтенроссия киберкуркынычсызлык дәресләре уздырылачак

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Мәктәпләрдә Интернет челтәреннән куркынычсыз файдалануга багышланган мастер-класслар ел саен уздырылачак. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта карар кабул иткән, дип яза “Известия” басмасы.

Ведомство хәбәр иткәнчә, былтыр укучылар арасында үткәрелгән бөтенроссия интернет-куркынычсылык дәресе мәктәпләрдә һәм укучыларда гына түгел, әти-ниләрдә дә хуплау тапкан. Былтыр әлеге акция Россия мәктәпләренең 80 проценты катнашкан.

Быел исә дәресләр 23-31 октябрьдә уздырыла. Аның кысаларында укучыларга шәхси мәгълүматларны саклау нигезләре, Интернетта төп мошенниклык төрләреннән саклану чаралары, авторлык материалларын законсыз рәвештә күчергән өчен җаваплылык турында сөйләячәкләр. Дәресләрдә алдынгы IT-компанияләр һәм оешмалар вәкилләре катнашуы көтелә. Чараны Россиянең барлык төбәкләрендә уздыру киңәш ителә. Моның өчен махсус методик кулланмалар әзерләнгән. Әлеге материаллар ярдәмендә укытучы махсус тематик дәресләр кысаларында укучыларга Интернет мөмкинлекләреннән белем алу максатларында дөрес файдалану серләрен төшендерә алачак.

Акция 22-23 октябрьдә педагогик җәмәгатьчелек, интернет-индустрия, бизнес һәм дәүләт органнары вәкилләре өчен практикага юнәлтелгән мәйдан булып торган “Поколение NEXT” конференциясе кысаларында башланыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International