ТИСБИ аспиранты РФ президенты стипендиясен алды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Агымдагы уку елында Россиядәге дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары аспирантлары өчен  Россия Федерациясе президенты стипендиясе квотасы ике урын тәшкил иткән. Әлеге стипендиягә ТИСБИ Идарә университеты һәм Санкт-Петербург идарә һәм икътисад университеты аспирантлары лаек дип табылды. ТИСБИда аспирантураның икенче курсында укучы Александр Кранатов икътисад өлкәсендәге актив фәнни эшчәнлек алып барган өчен РФ президенты стипендиаты дигән дәрәҗәле исем алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International