Азнакайда “Белем якшәмбесе” дигән яңа проект старт алды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Азнакай мәгариф идарәсе “Белем якшәмбесе” дигән яңа проектка старт бирде. Аның максаты – укучыларның игътибарын мәсьәлә һәм күнегүләрне стандарт булмаган юллар белән чишәргә юнәлдерү, фәннәргә кызыксыну уятырлык мохит тудыру.

Әлеге проект апрельгә кадәр тормышка ашырылачак һәм һәр айда төрле фәннәр буенча әйдәр укытучыларның мастер-класслары оештырылачак. 18 октябрьдә рус теле буенча беренче дәресләр узды инде. Анда район мәктәпләреннән 40 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International