Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2015 ел
җомга
Яшел Үзән районында "Ел укытучысы-2015" республика конкурсының зона этабы
2015 елның 25-26 мартында Яшел Үзән шәһәренең 1нче номерлы лицеенда "Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Ике көн дәвамында Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан, Биектау районнары һәм Казан шәһәреннән килгән иң яхшы укытучылар һөнәри осталыкларын күрсәтте.
Мәктәп укучыларын олимпиадаларга әзерләү буенча укытучылар өчен республикакүләм семинар
2015 елның 23-27 мартында Казанда “Олимпиадага әзерләүнең оештыру-педагогик шартлары” дип аталган республикакүләм семинарның беренче этабы уза. Семинарда укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләү белән шөгыльләнүче һәм укучылары арасында мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган яки призерлар булган ике йөздән артык укытучы катнаша. Семинарда катнашучылар республиканың иң яхшы укытучылары һәм КФУ галимнәре белән берлектә Казан шәһәренең 131нче лицее һәм 165нче мәктәбендә шөгыльләнә. Семинар кысаларында мастер-класслар, практикумнар, тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәлләр оештырыла.
Чемодандагы музей
Казанның Вахитов районы 14 нче рус-татар мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Чемодан-музей» ясаганнар.
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла
Укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллинның (1935 — 2012) якты истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла. Күренекле татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Казан каласының шәрәфле гражданы, халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм конференция, язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, үткәрелә.
"Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының зона этаплары тәмамлана
2015 елның 27-28 мартында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 3нче номерлы мәктәбендә "Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының соңгы зона этабы үтә. Биредә Нурлат, Чирмешән һәм Аксубай районнарыннан иң яхшы укытучылар җыелды. Муниципаль этапларда җиңүче 15 укытучының дәресләрен, мастер-классларын конкурс комиссиясе бәяләячәк.
“Мөстәкыйль” укытучы булыр идем!
Агымдагы елның 25-27нче мартында Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 120нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем бирү тирәлегендә психоактив матдәләргә булган бәйлелеккә беренчел профилактика нигезләре” дип аталган республикакүләм семинар-практикум узды. Биредә “Мөстәкыйль балалар” (“SaMoSтоятельные дети”) республикакүләм антинаркотик проектында бер елдан ким эшләмәгән 34 берләшмә җитәкчеләре җыелды.
26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Аттестат алу өчен кирәк булган минималь баллар билгеле
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте урта гомуми белем турындагы аттестатны алу өчен рус теле һәм математика буенча имтиханда җыярга кирәк булган минималь балларның билгеле булуын хәбәр итте.
Мәгарифне үстерү институтында муниципаль районнардагы мәгариф идарәләре башлыклары өчен семинар узды
2015 елның 25 мартында Казанда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында муниципаль районнардагы мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары өчен семинар узды. Семинарда катнашучылар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов очрашты. Министр үз чыгышында гомуми белем бирү системасы үсеше һәм аның сыйфатын арттыру мәсьәләләренә аерым басым ясады. Яр Чаллы шәһәрендә белем бирү сыйфатын арттыруда нинди алымнар кулланылуы хакында Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов сөйләде.
2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә Казан шәһәре заявкасын тәкъдир иттеләр
25 мартта Казан Ратушасында Казан шәһәренең 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә заявкасының рәсми презентациясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, WorldSkills International да РФнең рәсми делегаты – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Эшче кадрлар һәм өстәмә профессиональ белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Золотарева, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Бүген математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИны вакытыннан алда тапшыралар
2015 елның 26 мартында Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәреннән 68 укучы математика бенча профиль дәрәҗәдәге БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен гариза биргән. Исегезгә төшерәбез, быел математика буенча бердәм дәүләт имтиханы база һәм профиль дәрәҗәләргә бүленгән. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр исә БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш. Математика буенча профиль дәрәҗәдәге имтиханда барлыгы 21 бирем бирелә. Имтихан 3 сәг. 55 минут дәвам итәчәк (база дәрәҗәдәгесе – 3 сәг.). БДИ нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз