Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла
2015 елның 27 марты, җомга
Укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллинның (1935 — 2012) якты истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла. Күренекле татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Казан каласының шәрәфле гражданы, халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм конференция, язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, үткәрелә, дип үз вакытында хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Аерым алганда, быел конференция 3 номинация буенча үткәрелә.
1. Журналистика.
“Кызыл тышлы дәфтәрдән”. “Җиңү тәрәзәләре”. Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
2. Драматургия.
“Театр яктылыкка, нурга илтә!..” “Онытылмас сезнең батырлык… Мәңгелек кешеләр…”.
Ул бер яки берничә автор иҗат иткән драматургия, проза жанрларындагы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерүдән гыйбарәт.
3. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр.
“Үзем сайлаган язмыш”.
“Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы”. Конференциядә катнашучылар Туфан Миңнуллин публицистикасы буенча фәнни тикшеренүләрен тапшырырга тиеш иде.
Конференцияне оештыручылардан алынган белешмә буенча, гаризалар һәм эшләр февраль уртасына кадәр кабул ителеп, анда катнашырга теләк белдерүчеләр саны 700 дән артып киткән.
26 февральдән эшен башлап җибәргән жюри “Драматургия” номинациясендә катнашучы Казан мәктәпләрендә, аннары 12 мартта ТР муниципаль районнарыннан килгән мәктәп укучыларының башкаланың Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең Актлар залында чыгышларын карап бәяләде.
Иртәгә, 27 мартта иртәнге 9да, “Татмедиа” АҖ мәйданчыгында (Декабристлар ур., 2) укучылар “Журналистика” номинациясе буенча иҗади эшләрен жюри хөкеменә тапшыра, презентацияли. Аннары укучылар шундагы татар телендә нәшер ителә торган газета-журналлар редакцияләре белән таныша.
Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын исә алдан 27 мартта – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә уздырырга ниятләнгән иде.
Конференцияне оештыручылар исемлеге:
ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты;
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы;
Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе;
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры;
Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия;
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты;
ТР Журналистлар берлеге.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
1 апрельдән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында балалар бакчаларына балаларны туплау башланды
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен гаризалар бирү һәм аларның статусын Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша тикшереп карарга мөмкин.
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Буген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
31
март, 2026 ел
Ата-аналар белән бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырабыз
Бүген, 31 мартта, Казанның Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында “Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ТДИ бирәбез” акциясе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз