ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Азнакай районында “Туган ягым – яшел бишек” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Лениногорск районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз якларының күренекле шәхесләренә багышланган эшләрен тәкъдим итте.
Яшел Үзән районының Мирный бистәсендә балалар бакчасы төзелә башлады. Ул объект социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлар янында урнашкан.

21-22 февральдә Спас муниципаль районында Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында республикакүләм “Иң яхшы физик әзерлек” конкурсы узды. Ярышлар Болгар шәһәрендә урнашкан “Олимп” спорт мәктәбендә үтте.
2014 нче елның 21- 23 февралендә Әлмәт шәһәрендә ТРсы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан кечкенәләр өчен Республикакүләм шәхси беренчелек һәм командалар арасында судомоделизм ярышлары үткәрелде. Ярышта барлыгы 4 өстәмә белем бирү узәгеннән 36 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне Әлмәт районы Яшь техниклар үзәге тәрбияләнүчеләре, 2 урынга Балык Бистәсе командасы, 3 нче урынга Казан шәһәре В.П.Чкалов исемендәге балалар техник үзәге тәбияләнүчеләре лаек булды. Шәхси беренчелек өчен барлык җиңүчеләр дә ТРсы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге дипломнары һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиаданың икенче турында катнашучылар исемлеге 27 февральдә билгеле булачак. Бу хакта олимпиаданың оештыру комитеты хәбәр итә. Олимпиаданың Казанда уздырыла торган өлешендә (икенче тур) катнашучыларны билгеләү өчен, укучылар һәм студентларга 5 һәм 17 февральдә өстәмә биремнәр җибәрелгән иде.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханы вакытында күчерүчеләр белән көрәштә яңа ысул уйлап тапкан. Быел Россиянең һәр төбәге өчен бер-берсенә охшамаган, аерым БДИ текстлары төзеләчәк.

21
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль берәмлегенең “Балтач” спорт комплексы һәм «Хыял» яшьләр үзәгендә республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан II тапкыр мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
21нче февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара, мәктәпләрдә әлеге уңайдан төрле чаралар уздырыла.
2014 нче елның 1-7 нче мартына кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында ( Крутушка поселогы) укучылар өчен « Flash-уен эшкәртмәсе» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19 нчы мартта Татарстан студентлары конгрессында 1 мең делегат ТР Студентлар лигасына президент сайлаячак. Бу хакта бүген ТР Студентлар Лигасы президентын сайлауга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International