Быел Россиянең һәр төбәге өчен бер-берсенә охшамаган, аерым БДИ текстлары төзеләчәк

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханы вакытында күчерүчеләр белән көрәштә яңа ысул уйлап тапкан. Быел Россиянең һәр төбәге өчен бер-берсенә охшамаган, аерым БДИ текстлары төзеләчәк.
Мәгълүм булганча, сәгать пояслары төрле булу сәбәпле, Владивосток укучылары, Мәскәү мәктәпләрендә укучылар белән чагыштырганда, имтиханны берничә сәгатькә иртәрәк тапшыра. Гадәттә алар имтихан текстларын Интернет челтәренә ураштыра. Нәтиҗәдә БДИны соңрак тапшырган укучылар имтиханда булачак сорауларны алдан ук белеп, өйрәнеп бара.
Имтиханның белгечләр тарафыннан бәяләнүче “С” өлеше дә башка төбәктә тикшереләчәк. Министрлыкта укучыларга имтихан биремнәрен эшләргә ярдәм иткән укытучыларны да күзәтмәкчеләр. БДИ гадел шартларда тапшырылсын өчен, аудиторияләргә икешәр видеокамера куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International