Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында республикакүләм “Иң яхшы физик әзерлек” конкурсы

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

21-22 февральдә Спас муниципаль районында Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында республикакүләм “Иң яхшы физик әзерлек” конкурсы узды. Ярышлар Болгар шәһәрендә урнашкан “Олимп” спорт мәктәбендә үтте.

Конкурста 37 район һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләре мәктәпләреннән килгән малайлар һәм кызлар командалары катнашты. Апас, Балтач, Кама Тамагы, Лаеш, Кукмара, Югары Ослан районнары мәктәп командалары әлеге ярышларда катнашмадылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча командалар зачетында граната ату, пулялы атыш, урыннан озынлыкка сикерү, 60 метрга чабу, югары һәм тәбәнәк аркылы борыста тартылу  кебек 5 спорт  төрендә урыннар түбәндәгечә урнашты:

1 нче урын: Спас муниципаль районы “Болгар шәһәре 2 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе”;

2 нче урын: Түбән Кама муниципаль районы “10 нчы номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе”

3 нче урын: Кайбыч муниципаль районы Е.Г. Тутаев исемендәге Федоровка авылы урта гомумбелем бирү мәктәбе”

Һава торышы үзгәрү сәбәпле чаңгы эстафетасы ярышлары үткәрелмәде.


Баш судья- Болгар шәһәреннән Кузнецов Юрий Евгений улы;

Баш сәркатип-Түбән Кама шәһәреннән Полячихина Ольга Виктор кызы.

Протокол

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International