ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
9 нчы февральдә Залесный поселогында 32 нче Бөтенрәсәй массакүләм “Рәсәй чаңгы юлы – 2014” чаңгы ярышлары узды. Бу ярышларда Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең 15 хезмәткәре һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән 15 укучысы катнашты. Барысыда бу ярыштан күтәренке рух һәм яхшы кәеф белән кайттылар.
2014 нче елның 14 февралендә Казан шәһәре Камалеев урамындагы 22 йортта урнашкан 121 нче лицейда “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы проектының үсеше: нәтиҗәләр ясая һәм 2014 нче елга яңа планнар” дигән семинар-фикер алышу үткәрелә. Әлеге чарага Татарстан Республикасында проектны алып баручы укытучылар чакырылалар.
Татарстанда 19-28 нче июльдә “Президент академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлекләр территориясе” III Халыкара мәгариф форумы уздырылачак. Тиешле йөкләмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Республика башлыгы сайтында имзаланган документта билгеләп үтелгәнчә, чара 360 студент катнашында “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында уза.
2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Шушы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән. Федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетына субсидияләр билгеләү турындагы карар проекты, РФ Президентының “Иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү турында”гы Указын гамәлгә ашыру максатыннан, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Казан (Идел буе) федераль унивеситеты ректоры Илшат Гафуров, академиклар һәм яшь галимнәр катнашты.
2014 нче елның 6 нчы февралендә Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белем бирү академиясе” (Мәскәү) белән берлектә республика күләмендә “Һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру” (“Россиянең ел укытучысы” бәйгесе мисалында) дип аталган фәнни-методик семинар узды.
2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында мәктәпкәчә тәрбия системасы хезмәткәрләре өчен “Федераль дәүләт мәгариф стандартын гамәлгә кертү шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше” дип аталган республика күләмендә гамәли семинар узды.
14 февральдән 17 февральгә кадәр Баулы районының «Универсал спорт залы» спорт комплексында 2013/2014 уку елы сезонының Республика гомумибелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигамы Чемпионаты үтәчәк.

7
февраль, 2014 ел
җомга
2014 енче елның 7нче февралендә Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгында “Бозда мин сак булырмын” исеме астындагы балалар рәсем конкурсаның йомгаклау hәм бүләкләү этабы оештырылды. Республика күләмендә җыелган балалар яз җиткәч боз котламы юка hәм куркыныч булу чорында аеруча сак булырга кирәк икәненә тагын бер кат төшенделәр.
28 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Республиканың Н.Ә. Гәлләмов исемендәге махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең бер төркем хезмәткәрләре Шексна махсус гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Девиант тәртипле яшүсмерләрне тормышка яраклаштыру юллары, заманча реабилитацион технологияләр һәм чыганаклар” дигән темага стажировка үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International