ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2014 ел
җомга
2014 елның 12 февралендә ГАОУ “ЦППРК “Росток”тан педагог-психолог Яшел Үзән муниципаль районы Обсерватория урта гомум белем бирү мәктәбендә әти-әниләр җыелышында катнашты. Җыелыш “Балалар һәм яшүсмерләр арасында деструктив тәртипкә каршы профилактика” темасына багышланган иде. Катнашучыларга “Талая вода” исемле фильм күрсәтелде, соңыннан “Деструктив тәртипне булдырмау өчен балалар белән ничек аралашырга” дигән темага әти-әниләр фикер алышты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү оешмаларының иң яхшы укытучыларын күрсәтүгә һәм бүләкләүгә юнәлгән республикакүләм конкурсын үткәрә. Конкурста югары белем бирү оешмаларында 10 елдан да ким түгел укыткан, һәртөрле вазифадагы, гыйльми дәрәҗәдәге, яшьтәге, узган елларда үткәрелгән конкурсларда җиңүчеләрдән.

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан 2014 нче елның 8 нче февралендә Казан шәһәренең 14 нче гимназиясендә укучылар өчен күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге IX Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе үткәрелде. Конференция «Хәлфиннәр нәселе язмышында – милләт тарихы” дигән әдәби- музыкаль композиция белән башланып китте.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Республика мәктәпләрендә татар телен укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны сайлап алу максатында 2014 нче елның 9-11нче февралендә татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы үткәрелде.
Казанда 26 февральдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен “Татарстан перспективасы. Мәгариф. 3.0” дип аталган форум узачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Олимпияда – 2014 багышланган тантаналы чарада катнашу өчен Татарстан Республикасының барлык балалар йорты тәрбияләнүчеләр һәм интернат – мәктәп балалары килделәр. Бу спорт бәйрәмендә зур кунаклар: Татарстан республикачының мәгариф һәм фән министр урынбасары Гыйинатуллина Светлана Владимир кызы, Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шагалиев Илгизәр Тимерхан улы, ҖЧҖ “Генерирующая компания”сенең гомуми сораулары буенча генераль директор урынбасары Краснов Анатолий Василий улы, ҖЧҖ “Сетевая компания”нең генераль директор урынбасары Лукин Вадим Анатолий улы һәм Минзәлә муниципаль районының башка җитәкчеләре. Барлык катнашучылар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. ҖЧҖ “Сетевая компания” оештырган Зәй музыка мәктәбе укучылары тарафыннан куелган концерт балаларга һәм кунакларга тере музыка дөньясына күмелергә мөмкинлек бирде. Шушы тантаналы чараны үткәрүдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Минзәлә муниципаль районының администрациясе һәм якын дуслар – Татарстан Республикасының энергетиклары күп өлеш кертте. Һәрбер тәрбияләнүче Олимпия утының бер өлешен, Минзәлә җирендә узган җылы матур истәлекле мизгелләрен үзе белән алып кайтып киттелләр.
9 нчы февральдә Залесный поселогында 32 нче Бөтенрәсәй массакүләм “Рәсәй чаңгы юлы – 2014” чаңгы ярышлары узды. Бу ярышларда Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең 15 хезмәткәре һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән 15 укучысы катнашты. Барысыда бу ярыштан күтәренке рух һәм яхшы кәеф белән кайттылар.
2014 нче елның 14 февралендә Казан шәһәре Камалеев урамындагы 22 йортта урнашкан 121 нче лицейда “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы проектының үсеше: нәтиҗәләр ясая һәм 2014 нче елга яңа планнар” дигән семинар-фикер алышу үткәрелә. Әлеге чарага Татарстан Республикасында проектны алып баручы укытучылар чакырылалар.
Татарстанда 19-28 нче июльдә “Президент академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлекләр территориясе” III Халыкара мәгариф форумы уздырылачак. Тиешле йөкләмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Республика башлыгы сайтында имзаланган документта билгеләп үтелгәнчә, чара 360 студент катнашында “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында уза.
2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Шушы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән. Федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетына субсидияләр билгеләү турындагы карар проекты, РФ Президентының “Иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү турында”гы Указын гамәлгә ашыру максатыннан, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International