Югары белем бирү оешмаларының иң яхшы укытучыларын күрсәтүгә һәм бүләкләүгә юнәлгән республикакүләм конкурсы үткәрелә

2014 елның 14 феврале, җомга
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү оешмаларының иң яхшы укытучыларын күрсәтүгә һәм бүләкләүгә юнәлгән республикакүләм конкурсын үткәрә.
Конкурста югары белем бирү оешмаларында 10 елдан да ким түгел укыткан, һәртөрле вазифадагы, гыйльми дәрәҗәдәге, яшьтәге, узган елларда үткәрелгән конкурсларда җиңүчеләрдән башка, мөгаллимнәр катнаша ала.
Конкурс ике турда үткәрелә:
1 тур – эчке (2014 елның февраль - апрель айлары), югары белем бирү оешмаларында уза;
2 тур – республикакүләм (2014 елның апрель - май айлары), 1 турда җиңүчеләр катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен материаллар рус яки татар телендә, басма һәм электрон юрамаларда бирелә. Материаллар конкурсның оешма комитетына 2014 елның 15 апрельгә хәтле җибәрелә (Казан, Дзержинский урамы, 3; 215 кабинет, югары белем бирү бүлеге).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International