Аның фикеренчә, нәкъ менә фән эшлеклеләре һәм галимнәр биргән киңәшләргә таянып, нефть запасларын сакчыл тоту нәтиҗәсендә, елына 20-22 млн. тонна чыгарып, әле тагын 20-25 ел буе нефть табарга мөмкинлек бар.
Моннан тыш, Ф. Мөхәммәтшин, татар халкының һәм башка халыкларның тарихи тамырларын өйрәнгән, тикшергән, шулар га багышлап китаплар чыгарган өчен, тантанада катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук рәис, Фәннәр академиясе вәкилләреннән милләтара сорауларга җаваплар табып, республика җитәкчелегенә идарә итүдә дөрес карарлар кабул итүдә ярдәм сорады.