ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2013 ел
җомга
Алабуга шәһәренең телләрне өй¬рәтү буенча “Иң яхшы билингваль бакча” грантын откан 25 нче балалар бакчасында “ УМК кулланып балаларга дәүләт телләрен өйрәтү” темасына төбәк-ара семинары узды. Әлеге семинарда мәгариф бүлеге башлыгының мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча урынбасары Манюрова Гөлнур Халирахман кызы һәм УМК ның авторлары Фирүзә Хәзрәтова, Зифа Зарипова катнаштылар. Шулай ук Республиканың 9 районыннан килгән мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү җитәкчеләре, бакча мөдирләре, татар теле тәрбиячеләре дә катнашты. Кунакларны Алабуга мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ривал Зарипов сәламләде, һәм Алабугада тәрбия бирү программаларының үстерелеше турында сөйләде.
Яңа ел бәйрәмнәрендә, кышкы каникул көннәрендә мәктәп балаларының исән-иминлеген кайгыртып, профилактик чаралар уздырыла, мәктәпләрне укучыларның җәмәгать урыннарында, табигый һәм ясалма сулыкларда үз-үзләрен тотышы буенча куркынычсызлык, бәла-казаларны, шул исәптән транспорт һәлакәтләреннән кисәтү мәсьәләләрендә аңлату-мәгълүмати эшләр ягыннан ныгыту юнәлешендә һәм ата-аналар белән эш алып барыла, инструктажлар уздырыла, дип, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында шулар хакында шәрехләде.
Киләсе уку елыннан Россия мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларында йомгаклау иншасы кертелүе ихтимал. Бу хакта инде йөкләмә бирелгән, дип хәбәр итте РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында.
Президент илгә белем бирүче генә түгел, ә киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләүче мәктәпләр кирәклеген билгеләп үтте.
Күп кенә мәктәпләрдә белем бирү ике сменада алып барыла, Россия мәктәпләренең чирек өлеше, ә шәһәрләрдә хәтта мәктәпләрнең яртысы шундый система буенча укыта. Укучылар саны алдагы 5-6 елда бүгенге көн белән чагыштырганда 1 миллионга кадәр артуын күздә тотып, Россия Президенты Владимир Путин бу уңайдан борчуын җиткерде.

12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 13 декаберендә көндезге сәгать 11 дә Яр Чаллы шэһәренең балаларга өстәмә белем бирү Муниципаль Автономияле мәгариф учреждениясе «1 нче шәһәр балалар һэм яшүсмерләр иҗат сараенда» балаларга остәмә белем бирү системасының 95 еллыгы унаеннан тантаналы чара үткэрелә ( Яр Чаллы шәһәре, Чәчәкләр бульвары, 16 нчы йорт, тел. 8(8552)545559).
12-14 декабрь көннәрендә “Росток” Үзәге белгечләре, 2011-2015 елларга мәгарифне үстерү максатчан федераль программасының 2013 елга билгеләнгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 27 ноябрендәге 4431/13нче боерыгын үтәү максаты белән республиканың Актаныш районында булачак. Алар биредә балалар арасында уңышлы социальләшүнең заманча ысуллары тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыена.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе турындагы Нигезләмәнең 1.4.пунктына таянып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 13 ноябрендә кул куелган 4199/13 санлы боерыгы нигезендә 2013 елның 2 декабреннән 6 декабренә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе әгъзалары катнашында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе каршындагы муниципаль район эксперт комиссияләренең йомгаклау утырышлары булып узды.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Зона этапларында катнашу өчен 71 гомуми белем бирү оешмаларыннан 98 команда теркәлгән. Зона ярышлары Алексеевск, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Әлмәт районнарында, Казан шәһәрендә узачак һәм 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Дөресрәге, биредә ришвәтчелеккә каршы республика күләм оештырылып килүче иҗади конкурс җиңүчеләрен һәм номинатларын тәбрикләделәр.
Татарстанда бу бәйге инде өченче ел уздырыла. Быелгы җиңүчеләрне җыйган тантаналы чарада лауреатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәров, республика буенча баш федераль испектор Ренат Тимерҗанов котлады.
9 нчы декабрь – Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет әгъзасы Игорь Бикеев катнашында матбугат конференциясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International