ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2013 ел
җомга
11-13 ноябрьдә Казанда “Иерархик системалар үсеше һәм динамикасы. Фәлсәфи, теоретик һәм кулланма аспектлары” темасына V халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачак һәм ул рус, инглиз телләрендә барачак.
ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты үткәрәчәк форум турында оештыручылардан Эдвард Хакимов биргән аңлатма буенча, конференциядә шушы проблема буенча фәнни тикшеренүләр 6 секциядә аерым-аерым каралачак: иерархиянең фәлсәфи, системалы аспектлары, тәрбия һәм мәгариф, экология теорияләре һәм практикаларында системалы иерархик аспектлар (ике өлкә аерым карала), лингвистикада иерархик һәм когнитив-семиотик аспектлар, шулай ук табигый һәм социаль оештырылган системаларны иерархик тәртиптә коруны модельләштерүнең теоретик, методологик һәм практик мәсьәләләре.
Ике елдан Россия югары уку йортларына кабул итү тәртибе үзгәрәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елдан студентларны сайлап алганда бердәм дәүләт имтиханын гына түгел, ә башка өлкәләрдәге уңышларын да исәпкә алырга ниятли.
Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә генә таянып, уку йортына кабул итү дөрес түгел дигән фикерләр күптәннән яңгырый.
Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады. Андагы укыту системасы ни дәрәҗәдә отышлы соң? Аларның укыту алымнары безнең белем бирү системасына туры киләме? Сүзебез шул хакта.
3 ел эчендә 30 меңнән артык педагог әлеге алымнарны үзләштерәчәк. Август аенда республикада 400 методист өчен Сингапур укулары оештырылган.

30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Билгеле булганча, киләсе 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме артачак. Шул ук вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары да гамәлгә ашырыла башлый. Ул балалар бакчасы өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләүдән гыйбарәт булачак. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап узганча, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү белән шөгыльләнүче оешмаларда баланы караган өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә өстәмә компенсация әлегә Россиянең башка бер төбәгендә дә каралмаган.
Беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирүне гомуми белемнең беренче баскычы буларак аның составына керттеләр. Бу мәктәпкәчә белем бирү хезмәтенең, тәрбия-белем процессының сыйфатын арттыру бурычын куя. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифиингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте.
II Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумына әзерлек кысаларында, “Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм” максатчан программасын үтәү йөзеннән, мәгариф өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларының “Мәгариф өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның тәҗрибә һәм үсеше” түгәрәк өстәле үтте. Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Иҗтимагый Палатасы тора.

29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
2014 елның 1 гыйнварыннан балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналар акчаны уртача 70 процентка күбрәк түли башлаячак. Ким дигәндә, аена уртача 2 мең 500, күп дигәндә, 2 мең 800 сум дигән сүз бу. Әмма шул ук вакытта республикада гаилә кеременә карап, яңа төр субсидия биреләчәк. Тик әти-әниләрнең күпчелеге әлеге ярдәмнең хәлне җиңеләйтәчәгенә ышанып бетми.

28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Саба районының И.С.Баш­киров исемендәге Завод-Нырты мәктәбе укучылары бадминтон белән һич уйламаганда шөгыльләнә башлый. 2009 елда Спартакиадага команда тупларга кирәк була. Бүген әлеге спорт төре уку­чыларның иң яратканы дисәң дә була. “Ул чакта бадминтон­ның ни икәнлеген дә аңлап бетерми идек әле”, – дип искә ала физик тәрбия бирү укытучысы Гөлнара Зарипова. “Ярышлар алдыннан бары бер ай гына уйнадык. Ул чакта бадминтон белән берничә район гына шөгыльләнә иде, күп кенә уенчылар беренче тапкыр чыгыш ясады. 2010 елда уздырылган Яшьләр Спартакиадасында команда 1 нче урынны ала.
Ярышлар хәрби хәзерлекне билгели торган бәйгеләрдән торды.  Җиңүчеләр дипломнар, медальләр белән бүләкләнде. Җиңүче командаларга кубоклар тапшырылды.
Шушы чараларга туры китереп, ААҖ “КВЗ” ның 10 нчы цехы территориясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында Татарстан Республикасы житештерү предприятияләренең һәм балаларның техник иҗатларын чагылдырган күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International