ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2009 ел
сишәмбе

2009 нчы елның 20 нче февралендә “Республика мәгълүмати- методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәге” Дәүләт учрежреждениесендә Татарстан Республикасы Интернет челтәре методистлары һәм консультантлары өчен башлангыч семинар уздырылды.


18
февраль, 2009 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә 2009 елның башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем биру программаларын тормышка ашыручы мәгариф учреждениеләренең югары педагогик осталык һәм сизелерлек өлеш керткән өчен акчалата бүләккә дәгъва кылучы укытучыларнын Җәмәгать тынлаулары уздырыла башлады.


17
февраль, 2009 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Данил Мостафин Вашингтонның Стажировка һәм Академик Семинарлар Үзәге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Вашингтонның Стажировка һәм Академик Семинарлар Үзәге вице-президенты Пилар Мендиола-Фернандез ханым, глобаль (гаять зур масштабларда) үсеш программалары директоры Андрей Гидаспов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, югары белем бүлеге башлыгы Татьяна Волкова, яшьләрне укыту буенча ил эчендә алып барылган һәм халыкара программалар, проектларны координацияләү һәм җитәкләү бүлеге башлыгы Лилиана Фаттаховалар катнашты.


16
февраль, 2009 ел
дүшәмбе

2009 елның 11 – 13 февралендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.


12
февраль, 2009 ел
пәнҗешәмбе

2009 елның 16-20 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә махсус( коррекцион) мәктәп-интернат җирлегендә “Ишетү мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәмгыятьтә үз урынын табуга тәэсир итүче мөһим фактор буларак, коммуникатив аралашуны оештыруга комплекслы якын килү” темасына семинар-практикум уздыра.


10
февраль, 2009 ел
сишәмбе

2009 елның 16-20 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә бала хокукларын саклау өлкәсендә эшләүче муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм шәһәр күләмендәге белгечләр өчен “Социаль ятимлекне булдырмау һәм бала хокукларын яклау буенча дәуләт органнары эшчәнлегендә яңа юллар билгеләү” исеме астында семинар- киңәшмә уздыра.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һәм башлангыч профессиональ һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчелегендә 2009 елның 18-19 февралендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган башлангыч, урта профессиональ һәм өстәмә белем бирү уку йортларында белем алучылар арасында Республика беренчелегенә шахмат ярышлары уздырыла. Ярышлар, балаларга өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесе “Балалар (үсмерләр) техник иҗаты һәм мәгълүмат технологияләре республика Үзәгендә” (Казан шәһәре, Социалистик урамы,5) үткәрелә.

Быел Татарстанда БДИ кысаларында 100 меңнән артык имтихан тапшырылачак, дип көтелә ( чагыштыру өчен, 2005 елда – барысы 16 меңнән аз гына артыграк иде). Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте брифингында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.


9
февраль, 2009 ел
дүшәмбе

2009 елның 8-11 февралендә Казан шәһәренең 171 номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика экология һәм биология методика үзәге тарафыннан мәктәп укучыларының XV Идел буе фәнни экологик конференциясе уздырыла.

2009 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтында “Ризаэддин Фәхреддин иҗади мирасында толерантлыкның рухи нигезләре” темасына фәнни-гамәли конференция булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International